

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез төбәктә урыны белән күк күкрәп, яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача. Көндез һава температурасы +21, +26° градус булмакчы.
Шимбә көнне, 4 июльдә, явым-төшем көтелми. Көнбатыштан искән җил төнлә талгын, көндез уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17°, көндез +24, +29° градус.
Якшәмбе, 5 июльдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +12, +17°, көндез +26, +31° градус.
Чыганак: bashinform.ru