Яңалыклар
2 Июля , 11:21

Печән өсте

Басуларда печән исе таралган чак.

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

Басуларда печән исе таралган чак. Әмма яңгырлар гына рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек бирми тора.

Алай да алдагы көннәрдә һава торышы яхшырырга тиеш дип фаразлый синоптиклар.

Республика аграрийлары июнь ахырына 75 мең гектардан артык мәйданда мал азыгы культураларын чапкан иделәр. 333 мең тонна сенаж, 17 мең тоннадан артык печән әзерләнгән.

Дүртөйле, Чакмагыш, Илеш, Авыргазы районнары хуҗалыклары сенаж әзерләү буенча алда баралар.

Әйткәндәй, 2026 елда агросәнәгать комплексы предприятиеләренә “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектының “Агросәнәгать комплексында кадрлар” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 25 миллион сумнан артык дәүләт ярдәме җибәреләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас