

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстанның рәсми делегациясе Абхазия Республикасына килде. Сухума аэропортында кунакларны Абхазия Премьер-министры Владимир Делба каршы алды.
Эшлекле программа сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән. Сәфәрнең төп вакыйгасы Радий Хәбировның Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашуы булачак.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстан төрле юнәлешләр буенча ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә тели.
– Без Абхазия белән системалы эшне дәвам итәбез. Русия өчен бу стратегик союзник, ә Башкортстан өчен – ышанычлы партнер. Без яңартылган Сухум аэропортына беренче тапкыр очып килдек. Хәзер аны Уфа белән туры рейслар бәйли. Безнең халык алардан актив файдалана инде, – диде ул. – Үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләреннән берсе – туризмны үстерү. Башкортстанлыларның ял итү мөмкинлекләре күбрәк булуы мөһим. Моннан тыш, үзебезнең продукцияне китерү, шулай ук мәдәни һәм гуманитар проектлар турында фикер алышачакбыз.