Яңалыклар
2 Июля , 11:50

“Абхазия азатлыгы” һәйкәленә чәчәкләр салдылар

1 июльдә Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Абхазиягә килде.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

2 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1992-1993 елларда дәүләтнең бәйсезлеге өчен сугыш каһарманнарын искә алды.

Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм илгә эш визиты белән килгән Русия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм башка дәрәҗәле кунаклар белән бергә төбәк җитәкчесе Тамыш авылындагы “Абхазия иреге” һәйкәленә чәчәкләр салды.

Мемориаль комплексны 1993 елда Абхазия халкының Ватан сугышының төп эпизодларының берсе булган Тамыш десант операциясе вакытында һәлак булган сугышчылар истәлегенә булдырганнар. Тантаналы чара әлеге вакыйганың 33 еллыгына багышланган.

Тантанада катнашучылар шулай ук һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

https://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас