Яңалыклар
1 июль , 04:36

Июльдә нинди һава торышы көтелә?

 Синоптиклар үз фаразларын җиткерде.

Русия Гидрометүзәге Башкортстанда июль аена һава торышын фаразлады.

Июль аенда республика буенча уртача айлык һава температурасы норма (норма +19,2°) тирәсендә  булуы көтелә. Айлык явым-төшем нормага якын булыр дип фаразлана (норма 50-70 мм).

Бүген, 1 июльдә, республикада урыны белән күк күкрәп, яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяктан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Көндез температура +20, +25° градус.

2 июльдә урыны белән янә кыска вакытлы яңгырлар, көндез аерым районнарда боз явуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +20, +25° градус.

3 июль көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +22, +27° градус.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас