Яңалыклар
30 июнь , 05:28

Кибетләрдән Ferrero Rocher, Bueno, Raffaello һәм Kinder конфетлары югалачак

Конфет башка булмаячак: кибет киштәләреннән «Пятерочка», «Перекресток» һәм «Чижик» кибетләре белән идарә итүче Х5 сәүдә челтәре Ferrero Rocher, Bueno, Raffaello һәм Kinder брендларын сатуны туктаткан.

Кибетләрдән Ferrero Rocher, Bueno, Raffaello һәм Kinder конфетлары югалачакКибетләрдән Ferrero Rocher, Bueno, Raffaello һәм Kinder конфетлары югалачак
Кибетләрдән Ferrero Rocher, Bueno, Raffaello һәм Kinder конфетлары югалачак

Сәбәбе – бәяләрне арттыру булган, дип хәбәр иттеләр ТАСС агентлыгына компаниянең матбугат хезмәтендә. Ритейлер вәкилләре сүзләренчә, җитештерүче тарафыннан тәкъдим ителгән коммерция шартлары сатып алучылар өчен арзан бәяләрне тотарга мөмкинлек бирми: товар бәясенә салынган Ferrero табышы челтәрнең үз рентабельлегеннән күп тапкыр артыграк. Булган продукция запасы бер айдан аз гына артыгракка җитәчәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас