Яңалыклар
30 июнь , 03:32

Бу яңгырлар бер туктармы ул?

Җәйнең өчтән бере үтте, әмма җәйне күреп булмады...

Ни кызганыч, җәйнең икенче ае да республика халкын эссе һава торышы белән сөендерергә ашыкмый. Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә яңгырлар дәвам итәчәк.

Әйтик, бүген, 30 июньдә, кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда көндез күк күкрәп боз явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчә торган, талгын, урыны белән көчәючән. Көндез һава температурасы +17,+22° градус.

Чәршәмбе көнне, 1 июльдә, урыны белән янә күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Җил төньяктан уртача тизлектә.  Һава температурасы төнлә +8,+13°, көндез +19,+24° градус.

Пәнҗешәмбе көнне, 2 июльдә, кыска вакытлы яңгырлар дәвам итәчәк. Җил төньяктан талгын, урыны белән көчәючән. Төнлә термометр баганалары +10,+15°, көндез +20,+25° градус күрсәтәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас