Яңалыклар
27 июнь , 09:17

Бакчада чүп-чар яндырган өчен - 50 мең сумга кадәр штраф

Русиядә дачаларда иске әйберләрне яндыру катгый тыелган, ә кагыйдәләрне бозган өчен зур штрафлар каралган.

Бакчада чүп-чар яндырган өчен - 50 мең сумга кадәр штрафБакчада чүп-чар яндырган өчен - 50 мең сумга кадәр штраф
Бакчада чүп-чар яндырган өчен - 50 мең сумга кадәр штраф

Юрист Алексей Петропольский сүзләренчә, участокта пластик, резина, буялган агач, кием, мебель һәм башка көнкүреш калдыкларын яндыру тыела. Бу хакта “Абзац” яза.

Кагыйдә бозган өчен штрафлар:  5 000 – 15 000 сум (гади очракларда); 10 000 – 20 000 сум (янгынга каршы махсус режим вакытында); 50 000 сумга кадәр — чит милеккә зыян килгән очракта

Моннан тыш, әгәр ут аркасында зур зыян килеп чыкса яки кешеләр имгәнсә, эш административ түгел, ә җинаять җаваплылыгына кадәр барып җитәргә мөмкин.

Юристлар искәртә: дачада “чүптән котылуның җиңел юлы” бик кыйммәтле һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Сак булыгыз — кагыйдәләрне бозу урынына чүпне законлы рәвештә утильләштерү яхшырак!
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51417

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас