Яңалыклар
22 Июня , 02:27

Башкортстанда аномаль эссе җәй көтелми

Синоптикларга бер ышаныч юк...

Озак вакытлы фаразлар үзен акламый. Май аенда метеорологлар Башкортстанда бу кадәр яңгырлар явуын фаразламаган иде. Ләкин менә инде күп көннәр дәвамында көн саен диярлек яңгыр ява.

Синоптиклар шулай ук ​​июль ае өчен эссе һава температуралары көтелә дигән иде, ләкин  хәзер фаразларын төзәтәләр.

Русия Гидрометеорология үзәге әзерләгән температура аномалиясе фаразына караганда, июль ахырына Башкортстанда температура шул ук чор өчен башка еллардагы уртача күрсәткечтән бераз түбәнрәк булырга мөмкин.

Фобос үзәге мәгълүматлары буенча, безнең ил өчен аномаль эссе җәй көтелми. Хәтта һава температурасы климат нормасыннан түбән төшәргә дә мөмкин. Шулай да июль ахырында бик кыска вакытка булса да һава  температурасц  30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 

Чыганак: "Электрогазета"

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас