Яңалыклар
18 Июня , 07:11

Эх, ул печән җиткән чак...

Кемнәр печәнгә төште?

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

Акча үзгәрә дип, ашказаны үзгәрми, дигәндәй, замана мөмкинлекләре алга китсә дә, малны шулай ук ашатырга кирәк.

Агымдагы елда төбәк аграрийлары бер шартлы баш малга кимендә 28 центнер тупас һәм сусыл азык әзерләргә тиеш. Сан белән әйткәндә, бу 650 мең тоннадан артык печән, 1,1 миллион тонна сенаж һәм 1 миллион тонна силос, дигән сүз.

Башкортстанның барлык категория хуҗалыкларын исәпкә алганда, мал азыгы басуларының гомум мәйданы 610 мең гектар тәшкил итә. Әле аларда эшнең гөрләгән чагы.

Атна башында 27 район хуҗалыклары терлек азыгы үләннәрен чаба башлаган иде. Берьеллык һәм күпьеллык культуралар 23,5 мең гектарда чабылган, 1,2 мең тонна печән һәм 128 мең тонна сенаж әзерләнгән, диделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан. Бүгенгә бу саннар күпкә арткандыр, мөгаен.

Мал азыгы әзерләү буенча Илеш, Дүртөйле һәм Авыргазы районнары хуҗалыклары алда бара.

Сезнең якларда печәнгә төштеләрме әле?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас