Яңалыклар
11 Июня , 04:07

12 июньдә нинди һава торышы көтелә?

Бәйрәм көнендә  һава температурасы +20, +22° градус булуы көтелә, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, 11 июньдә  дә көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар күзәтеләчәк, төбәкнең төньяк-көнчыгышында көчле яңгырларга кадәр, кайбер районнарда яшен яшьнәп яңгыр явачак. Һава температурасы +18, +23° градус булган уртача җылы һава торышы көтелә.

 Русия көнендә, 12 июньдә, һава торышының сизелерлек үзгәрмәячәк – һава температурасы +20, +22° булмакчы, кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.

13 июньдә көндез һава температурасы +20, +25° градуска кадәр күтәреләчәк.

Алдагы атна башында кыска вакытлы яңгырлар урыны белән сакланачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас