

Алдагы көннәрдә республикада һава торышы үзгәрүе көтелә. Башгидромет мәгълүматы буенча, бүген явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез +30° градускача күтәреләчәк.
Корбан-бәйрәм көнне, 27 майда, төньяк циклонының салкын атмосфера фронты узуы белән төбәкнең күпчелек районнарында зарыгып көткән яңгырлар явып узачак. Урыны белән тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил чыгачак, кайсыбер районнарда боз явуы фаразлана. Һава температурасы көндез +18,+23° тәшкил итәчәк.
Уфада да кыска вакытлы яңгырлар явачак, һава температурасы +20,+22° градуска кадәр күтәреләчәк.
Арытаба республикада һава шартлары түбән басым өлкәсе белән билгеләнәчәк. Урыны белән бераз яңгырлар явуы көтелә, һава температурасы нормадан 1-3° градуска түбәнрәк булачак.
Чыганак: bashinform.ru