Яңалыклар
7 Мая , 05:19

Башкортстанда эссе һава торышы сакланачак

Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар булуы ихтимал

Башкортстанда эссе һава торышы сакланачакБашкортстанда эссе һава торышы сакланачак
Башкортстанда эссе һава торышы сакланачак

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә Башкортстанда эссе булачак, кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Бүген, 7 майда, урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача, көндез яшен вакытында  – көчле. Көндез һава  температурасы +21, +26°булачак.

Җомга көнне, 8 майда, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан – уртача. Һава температурасы төнлә +7, +12°, көндез +20, +25°.

Шимбә көнне, 9 майда, төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы, яшенле яңгырлар . Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача, көндез урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә +6, +11°, көндез +13, +18°, көньяк-көнчыгышта +23°ка кадәр җитә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас