Яңалыклар
6 Мая , 10:11

Ремонт өчен взнослар тагын артты

Аның суммасы ничә катлы йортта яшәүгә бәйле. 

https://kapremont02.ruhttps://kapremont02.ru
Фото:https://kapremont02.ru

Башкортстанда капиталь ремонтка взнослар үзгәрде. Төбәк Хөкүмәтенең шул хактагы карары 1 майда үз көченә керде.

Анда әйтелүенчә, күпфатирлы йорт алты катка кадәр булса, капремонтка взносның минималь күләме “квадрат” өчен 13,17 сум тәшкил итәчәк, әгәр катлар алтыдан артса – бер квадрат метр өчен 13,91 сумнан исәпләнә.

1 майга кадәр бу суммалар 12,5 сум 13,2 сум иде.

“Взносларның артуы инфляция үсеше, капиталь ремонт өчен төзелеш материаллары һәм төзелеш-монтаж эшләре бәясенең кыйммәтләнүе, шулай ук торак фонды вакытыннан алда тузмасын өчен ремонтны вакытында башкарырга кирәклеккә бәйле”, – дип аңлаттылар төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында.

Әйткәндәй, кайсыбер милекчеләр әлеге төр түләүләр буенча компенсация алырга хокуклы. Ведомство мәгълүматы буенча, бу категориягә 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар һәм гаилә әгъзалары, бер гаиләдән булган пенсионерлар һәм инвалидлар, шулай ук федераль ташламага ия булучылар (хезмәт ветераннары, сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары, тыныч вакытта һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары һәм башкалар) керә.

Әмма шунысын истә тотарга кирәк: ташламага ия булучыларның взнослар түләү буенча бурычлары булырга тиеш түгел.

Компенсация алу өчен халыкны социаль яклау органнарына яки күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас