+28 °С
Облачно


Апрель ахыры һәм май башындагы салкыннардан соң төбәккә, ниһаять, җәйге җылы килде – бу атнада һава торышы +20,+25° күрсәткечләре белән барыбызны да сөендерә. Әмма шимбә көнне, 9 майда, төбәккә арктик фронт кайтачак. Уфада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр явуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитмәкче. Көндезге һава температурасы уртача +15° чамасы булачак, дип хәбәр иттеләр Башгидрометүзәктә.
Чыганак: bashinform.ru