Яңалыклар
30 Апреля , 04:41

Май аенда һава торышы нинди булачагы билгеле

Синоптиклар бер тапкыр гына ялгыша, әмма көн саен дисәләр дә...

Май аенда һава торышы кискен аномалияләрсез күнегелгән күпьеллык күрсәткечләргә туры киләчәк.

Русия Гидрометүзәге Башкортстанда язның соңгы аена башлангыч фаразын бастырды. Метеорологлар мәгълүматларына караганда, май аенда һаваның уртача айлык температурасы +13° тәшкил иткән климат нормасы чикләрендә булуы көтелә.

Явым-төшемгә килгәндә, аларның айлык күләме шулай ук нормага якын булыр дип фаразлана. Безнең төбәк өчен бу күрсәткеч 35 миллиметрдан 55 миллиметрга кадәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас