

Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.Укучыларның җәйге каникуллары 27 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, җәйге ял балаларга яңа көч белән сентябрьдә дәресләргә кайтырга ярдәм итә. «Безнең бурыч-җәйне һәр бала сәламәтлеге өчен файдалы итеп үткәрә алырлык шартлар тудыру",-дип аның сүзләрен китерә ведомствоның матбугат хезмәте. Кравцов аңлатканча, балалар өчен төрле үзәкләр һәм мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Алар шулай ук спорт-сәламәтләндерү чараларында, конкурсларда, уен дәресләрендә, мастер-классларда катнаша алачак.