Яңалыклар
28 апрель , 04:05

Башкортстанда -5° ка кадәр салкыннар көтелә

Башкортстанда кар, яңгыр һәм -5° ка кадәр салкыннар көтелә

Башкортстанда -5° ка кадәр салкыннар көтеләБашкортстанда -5° ка кадәр салкыннар көтелә
Башкортстанда -5° ка кадәр салкыннар көтелә

Синоптиклар апрельнең соңгы өч көненә фараз бирделәр.Якын көннәрдә республикада яшәүчеләрне температура һәм явым-төшемнәр үзгәреп торучы уңайсыз һава көтә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 28 апрельдә көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, төбәкнең көнбатышында – карлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле. Һава +7...+12°ка кадәр җылыначак. 29 апрель төнендә шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары 0+ + 5° күрсәтәчәк, әмма аязганда -5°ка кадәр суыту ихтималы бар. Көндез температура +10+ + 15°булыр дип көтелә. Пәнҗешәмбе көнне, 30 апрельдә, көндез республиканың көньяк-көнчыгышында яңгырлар уртача дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас