

26 апрель көнне Уфага “Җиңү паровозы” килде.
Аны Уфа станциясенең тимер юл вокзалында каршы алдылар.
Ретропоездның килүе турындагы докладны Куйбышев тимер юлының Башкортстан территориаль идарәсе буенча җитәкчесе урынбасары Дмитрий Новиков кабул итте.
Поезд составына Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы белән 10 платформа һәм Үлемсез полкның пассажир вагоннары кертелгән. Состав башында – сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы идарә иткән бәйрәмчә бизәлгән “Лебедянка” паровозы. Платформаларда Т-70 танкын, 1939 елгы гаубицаны, 1943 елгы минометны, зенит җайланмаларын һәм чехларның “Прага” трофей танкын күрергә була.
Бу көнне Башкортстан башкаласы халкы һәм Уфа кунаклары өчен бәйрәм концерты оештырылды. Теләге булган һәркем солдат боткасы һәм чәй белән сыйлана алды.
Шулай ук Уфа станциясендә “Георгий тасмасы” акциясе дә узды.