Яңалыклар
27 апрель , 06:34

MAX кулланучылар үз стикерларын булдыра ала

Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

MAX кулланучылары үз стикерларын булдыру мөмкинлеге алды.

Опция белән цифрлы ID тоташтыручылар куллана ала.

Стикерлар җыелмасын булдыру өчен:

- кушымтаны яңартырга;

- “MAX стикерлары” чат-ботына күчәргә һәм “Башларга” төймәсенә басарга;

- “Стикер ясарга”ны сайларга;

- галерея яки җайланма файлларыннан сурәтләр өстәргә;

 - стикерпакның исемен күрсәтергә.

Цифрлы ID булмаган кулланучылар аны MAXның профиль көйләүләрендә яки стикерлар ясау өчен чат-ботта тоташтыра ала. Стикерпак белән эшләү мөмкинлеге берничә минут эчендә барлыкка киләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас