Яңалыклар
27 Апреля , 13:32

MАХ аша табибка язылучылар арта

Сәбәбе нәрсәдә?

 MАХ мессенджерында табибка язылу сервисы Башкортстанда яшәүчеләр арасында популярлаша бара.

Тәүлек буе эшли торган махсус чат-бот табибка кабул итүгә чиратсыз һәм шалтыратуларсыз эләгергә ярдәм итәчәк.

Эш алгоритмы гади:

- пациент MАХта авторизация уза;

- @rb_k_vrachu_bot ботын эшләтеп җибәрә яки менә бу сылтама буенча күчә: https://max.ru/rb_k_vrachu_bot;

- СНИЛС һәм туган көне буенча идентификация уза;

- табиб, белгечлек, дата һәм вакыт сайлап, кабул итүгә языла.

Чат-бот табибка үзеңне генә түгел, ә туганнарыңны яздырырга да мөмкинлек бирә.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, табибка бот аша язылулар “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинет, Башкортстанның бердәм медицина порталы һәм “Табибка” мобиль кушымтасы белән синхронлаштырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас