

Көндез бозлы яңгыр явачак, урыны белән җилнең көчәюе көтелә.
Юлларда иртән урыны белән томан, күрү мөмкинлеге – 1-2 км. Башкортстанның Белорет районында яшәүчеләр яуган кар фотолары белән уртаклаша.
Башгидрометүзәк мәгълүматы буенча, шимбә көнне, 25 апрельдә, урыны белән уртача яңгырлар көтелә. Көндез боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә 0, +5°, урыны белән -5°, көндез +7, +12°.
Якшәмбе, 26 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак, төнлә төньякта – кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә 0, +5°, аязганда -5°, көндез +8, +13°.