Яңалыклар
24 Апреля , 04:41

Участокларны дөрес эшкәртмәгән өчен бакчачыларга зур штраф яный

Бакча участогын корткычлардан дөрес эшкәртмәсәң 20 мең сумга кадәр штраф яный

Участокларны дөрес эшкәртмәгән өчен бакчачыларга зур штраф яныйУчастокларны дөрес эшкәртмәгән өчен бакчачыларга зур штраф яный
Участокларны дөрес эшкәртмәгән өчен бакчачыларга зур штраф яный

Бу хакта РИА Новостига юрист Евгения Балдина сөйләгән. Төп бозулар-шәхси хуҗалык өчен билгеләнмәгән пестицидлар куллану, санитария нормаларын үтәмәү (дозалау, яраклылык сроклары) һәм эчә торган су чыганаклары (коелар, скважиналар) янында эшкәртү. Шәхси участоклар өчен авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт каталогында «л»символы белән билгеләнгән эшкәртү чаралары гына рөхсәт ителә. Пестицидлар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен 1-2 мең сум күләмендә штраф яный.

Эчә торган чыганаклар белән янәшә эшкәртү - 3 меңнән 20 мең сумга кадәр.

Санитария таләпләрен бозган өчен - 3-5 мең сум штраф.

Моннан тыш, әгәр эшкәртү аркасында күршеләренең (шул исәптән бал кортларының) сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян килсә, гаепле кеше зыянны капларга тиеш. Эшкәртү алдыннан күрше умартачыларны кисәтү мөһим.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас