Яңалыклар
24 апрель , 04:46

Русиядә вейплар сатуны тыярга мөмкиннәр

Дәүләт Думасы төбәкләргә вейплар сатуны мөстәкыйль тыю хокукын бирергә планлаштыра

Русиядә вейплар сатуны тыярга мөмкиннәрРусиядә вейплар сатуны тыярга мөмкиннәр
Русиядә вейплар сатуны тыярга мөмкиннәр

Мондый карар май аенда кабул ителер дип көтелә. Бу хакта үзенең «Макс» каналында Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте. Ул искә төшергәнчә, палатада РФ субъектларына мондый вәкаләтләр бирә торган төзәтмә турында фикер алышалар инде. Спикер сүзләренчә, мәсьәлә турыдан-туры гражданнарның, бигрәк тә балаларның сәламәтлеге белән бәйле.

Володин шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта вейплар тарту аркасында килеп чыккан яки катлауланган сулыш органнары авырулары белән авыручылар саны 30% ка арткан. Ешрак 35 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр зыян күрә. «Бу борчу тудырмый кала алмый”, - дип ассызыклады ул.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас