

Үлем сәбәбе йөрәк туктау булган, дип хәбәр итә Беренче канал. Чирек гасыр дәвамында Алексей Пиманов «Кеше һәм закон» программасын алып барды. Ул шулай ук фильмнарга сценарийлар язган һәм «Красная звезда» медиахолдингы белән җитәкчелек иткән. Аның кайбер картиналары арасында — «Александровский сад», «Охота на Берию», «Цыганки», «Крым».
Алексей Пиманов 1962 елның 9 февралендә туган. Телевидениедә 1986 елдан эшләгән — видеоинженер, аннары телеүзәктә оператор булып. 1989 елда беренче тапкыр «Ступени» тапшыруын алып баручы булып чыгыш ясый. 1996 елдан «Кеше һәм закон»программасын алып бара.