

Башгидромет мәгълүматлары буенча, 22 апрель көнне Башкортстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төньяктан яңгыр һәм юеш кар явачак, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. Республиканың калган территориясендә явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан-төнлә секундына 9-14 метр, көндез секундына 5-10 метр. Һава температурасы төнлә -3, +2°, көндез +3,+8°, Башкортстанның көньягында +13°ка кадәр җитә. Уфада иртәгә аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр. Һава температурасы төнлә 0, +2°, көндез +6, +8°.