

Башкортстанга салкын төннәр әйләнеп кайтачак, бу хакта Башгидрометүзәк синоптиклары хәбәр итте.
Бүген, 15 апрельдә, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы +11,+16°, төньяк-көнчыгышта +7°ка кадәр җитәчәк.
Пәнҗешәмбе, 16 апрельдә, шулай ук яңгырсыз һава торышы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, төнлә һәм иртән көньяк-көнчыгыштан көчле җил исмәкче. Термометр баганалары төнлә -1,-6°, урыны белән +4°, көндез +8,+13° күрсәтәчәк.
Җомга көнне, 17 апрельдә, шулай ук көн явым-төшемсез булмакчы. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә һава температурасы -1,-6°, урыны белән +4°, көндез +11,+16° булачак.
Чыганак: bashinform.ru