Яңалыклар
9 апрель , 06:26

Игенчеләр басуларга чыкты

Дүрт район уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башлады. 

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

Республикада язгы кыр эшләре, гадәттәгечә, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландырудан башлана.

Быел бу эшкә беренчеләрдән булып Чакмагыш, Мәләвез, Ишембай һәм Илеш районнары чыкты.

Әлегә эшләр, һава торышына карап, урыны-урыны белән генә башкарыла. Тиздән бар басулар да техника тавышына күмелер.

Быел язгы культураларны 2 миллионнан артык гектарда чәчәргә ниятлиләр. Бөртеклеләрнең гомум мәйданы 1,4 миллион гектардан артып китәчәк. Техник культуралар өчен 699 мең гектар карала.

Аграрийларга уңышлар теләп калабыз. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас