

1 апрельдән Уфада рәсми рәвештә электр самокатлары сезны старт алды, дип хәбәр иттеләр мэриядә.
“Шәһәрдә “акрын” зоналар саклана, ул зоналарда бары тик сәгатенә 15 км.га кадәр тизлектә йөрү рөхсәт ителә. Чикләүләр Ленин исемендәге паркка, Пушкин, Ленин, Зәки Вәлиди урамнарының аерым зоналарына кагылачак, – диләр Уфа хакимиятендә. – Кайсыбер үзәк урамнарда, шулай ук Иван Якутов исемендәге паркта һәм Совет мәйданында самокатларда йөрү тулысынча тыелачак”.
Кагыйдәләрне бозучыларны шәһәр камералары теркәячәк. Моннан тыш, полиция белән берлектә рейдлар оештыру да планлаштырылган.
Чыганак: bashinform.ru