Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 март , 14:51

Төзелеш министрлыгы МАХ-та цифрлы ярдәмче булдырган

Төзелеш министрлыгы МАХ-та цифрлы ярдәмче булдырган
Төзелеш министрлыгы МАХ-та цифрлы ярдәмче булдырган

1 апрельдән MAX йорт чатларында чат-бот аша идарәче компаниягә запрослар җибәрергә мөмкин.

Цифрлы ярдәмче счетчик күрсәткечләрен тапшыру һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү турында искә төшерәчәк. Ул Русиянең барлык йорт чатларында эшли.

Алардан файдалану өчен MAX-тагы үз өегезнең чатына керегез һәм катнашучылар арасыннан кирәкле ботны табыгыз: күпчелек  төбәкләрдә ул – “Госуслуги Дом”.

Чатка йортның мәгълүмати стендында яки идарәче компания офисында QR-код буенча, шулай ук “Госуслуги Дом” кушымтасы аша керергә мөмкин.

MAX-та барлыгы 539 мең йорт чаты булдырылган. Аларның аудиториясе инде 12 млн кешедән артып киткән.


Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас