

Башгидромет 2026 елның вегетация чорына һава температурасы һәм явым-төшем күләменең ихтимал фаразын бастырып чыгарды. Фараз апрельдән сентябрьгә кадәр вакыт аралыгын үз эченә ала.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, киләсе язгы-җәйге сезонда республика буенча уртача температура нормага якынча һәм югарырак булачак. Республикада апрельдә уртача температура 4-6 градус җылы, майда – +11, +14 градус, июньдә +16, +19, июльдә +17, +21, августта +15, +19, ә сентябрьдә +9, + 12 градус җылы булмакчы.
Явым-төшем күләменең апрельдә (20-40 мм), майда (35-55 мм), июньдә (50-70 мм), августта (45-65 мм) һәм сентябрьдә (35-55 мм) климат нормасы чикләрендә булуы көтелә.
Июльдә аенда – төньяк һәм көнчыгыш, август аенда көньяк районнарда явым-төшем нормасының артуы ихтимал.
Чыганак: bashinform.ru