

Башгидромет мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә төбәктә гадәттән тыш җылы һава торышы сакланачак.
Башкортстан территориясенә көньяк-көнчыгыш һәм көньяк агымнары белән Урта Азия далаларыннан һәм чүлләреннән һава массасы килә, дип аңлаталар синоптиклар. Һава температурасының абсолют максимумнарын узып киткән аномаль җылы һава торышы күзәтелә.
Актив рәвештә кар эриячәк, түбәндә урнашкан торак пунктларны су басачак. Дала һәм тау елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелүе көтелә.
Мартның соңгы ике көнендә һәм 1 апрельдә һава температурасы көндез +11, +16°, урыны белән +21° градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә +1, +6°, урыны белән -3° булачак.
Русия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 27 марттан 5 апрельгә кадәр республикада уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 8-10°ка югарырак булыр дип көтелә.
Бәла-казалар була күрмәсен инде, иң мөһиме шул.
Чыганак: bashinform.ru