Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 март , 15:18

Мәетне ярдырмас өчен нишләргә?

"Ел саен диспансеризация узам. Хроник чирләрем белән хастаханәдә исәптә торам.

Мәетне ярдырмас өчен нишләргә?
Мәетне ярдырмас өчен нишләргә?

Миңа 84 яшь. Вафатымнан соң мине ярдырмасыннар өчен нишләргә?" дип сорый Сарманнан бер апа. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгын җавабы:

— Гадәттә, пациент билгеле бер чир белән исәптә торса, гел табибка күренсә, участок терапевтын өенә чакыртса һәм нәкъ менә шул чире аркасында вафат булса, бу очракта ярдыру таләп ителми. Әгәр үлемгә китергән сәбәп билгеле түгел, пациент озак вакыт хастаханәгә килмәгән, табибка мөрәҗәгать итмәгән икән, федераль закон нигезендә, аны ярдырырга җибәрергә мөмкиннәр. Бу хактагы карарны медицина хезмәткәрләре кабул итә.

чыганак: https://matbugat.ru/

Фото: Галия Валиева

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас