Башкортстанда 21 марттан аюга ау ачыла. Көрән аюга язгы ау сезоны 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Экология министрлыгында. Рөхсәтне дәүләт пошлинасын (650 сум) һәм җыемны (3000 сум) түләгәч, гариза биреп, жирәбә салуда катнашканнан соң алырга мөмкин.
Быел рөхсәт ителгән табыш 550-600 җәнлек тәшкил итә. Быел туган балаларын иярткән ана аюларны һәм бер яшьтән кечерәк хайваннарны ату тыела.
Популяциянең 2010 елда 858 аюдан 2025 елда 2694 аюга кадәр артуына карамастан, чынында атылган аюлар саны түбән. Соңгы биш елда 500 җәнлек күләмендә куелган лимит вакытында нибары 80-100 җәнлекне генә атканнар (22% чамасы). Былтыр Межгорьеда аюларның кешеләр янына чыгуы һәм кешеләргә һөҗүм итү аркасында өстәмә рөхсәтләр дә бирелгән иде, ләкин табыш күләме сизелерлек артмаган.
Аюлар саны арту сәбәпле, быел Башкортстанның Экология министрлыгы кыргый хайваннарны аткан өчен акчалата түләүләр аша аулауны стимуллаштырырга карар кылды. Аучыларга премияләр тәкъдим ителә: көрән аю аулаган өчен – 50 мең сум, бүре аулаган өчен – 30 мең сум, төлке аулаган өчен – 3 мең сум. Бүләкләүләрне түләү тәртибе проекты әлегә карауда. Әгәр ул кабул ителсә, ерткычларны аткан өчен премияләр 2028 елга кадәр биреләчәк.
Чыганак: bashinform.ru