Хөрмәтле башкала халкы һәм кунаклары!
Мөселманнарның Ураза бәйрәме алдыннан сезне “Добрая подписка” акциясендә катнашырга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның, мохтаҗларның, якыннарыгызның яраткан басмаларына яздыртырга яки үзегез язылырга чакырабыз.
Сезнең изге гамәлләрегез мохтаҗларга туган телләрендә гәзит-журналлар алдыртырга, сыйфатлы мәгълүмат укырга мөмкинлек бирәчәк.
“Добрая подписка” акциясе “Китап” нәшрияты кибетендә 19 мартта 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак. Адресы – Уфа шәһәре, Ленин урамы, 26.