Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 март , 09:47

+13 градуска кадәр җылыта

Синоптиклар өч көнгә һава торышын фаразлады. 

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада явым-төшем көтелми, урыны белән томан. Җил юнәлешен үзгәртүчән. Һава температурасы көндез +2, +7°, урыны белән +8, +13°.

Пәнҗешәмбе, 19 мартта, җитди явым-төшем көтелми, юлның аерым участокларында төнлә һәм иртән бозлавык булмакчы. Җил көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7°, урыны белән -12°, көндез +2, +7°, таулы районнарда +12°.

Җомга көнне, 20 мартта, һава торышы үзгәрмәячәк. Көннең элеккечә үк явым-төшемсез, юлның аерым участокларында төнлә һәм иртән бозлавык булуы фаразлана. Җил көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -2, -7°, урыны белән -12°, көндез +2, +7°, таулы районнарда +12°. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас