Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 март , 16:17

Уфада кайчан боз китәчәге билгеле

Ниһаять, тышта кояшлы яз!

Олег Яровиков.
Фото: Олег Яровиков.

Агыйдел, Караидел һәм Дим елгалары апрельнең беренче декадасында боздан арчылачак. Бу хакта мэриядә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында  Башгидрометүзәк начальнигы урынбасары Вилора Горохольская хәбәр итте.

Шәһәр түбәнлекләрне су басуга әзерләнә. Бу ел саен була, гадәттән тыш хезмәтләрнең көчләре һәм чаралары халыкка ярдәмгә килергә әзер булырга тиеш – аларны хәвеф булганда чыгарырга яки йорт яны участокларыннан суны суыртырга.

Уфаның гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматы буенча, сигез язгы ташуга каршы комиссия, 14 штаб эше оештырылган, 5 меңнән артык кеше сыйдырышлы 41 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең өйрәнүләре һәм техника смотрлары инде үткәрелгән. Дим һәм Агыйдел, шулай ук Озын күл буендагы күперләр тирәсендә бозны каралау һәм кисү эшләре башкарылды, дип хәбәр итте Уфаның гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Руслан Шәйдуллин.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас