Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март , 09:36

Тиздән килеп җитәр бу вакыт

Язның хәвефе турында онытмыйк, дуслар!

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

Русиядә талпаннарның активлыгы, кагыйдә буларак, мартның өченче декадасында башлана. Бу хакта Роспотребнадзорда сөйләделәр.

"Сроклар кар катламының биеклегенә һәм язгы һава торышына бәйле рәвештә төбәкләр буенча үзгәреп тора. Активлыкның иң югары ноктасы, кагыйдә буларак, май ахырыннан июнь уртасына кадәрге чорга туры килә. Әмма РФнең һәр субъектында ул төрлечә һөҗүм итә", – диелә ведомствоның Telegram-каналында.

Шулай ук хәбәр ителүенчә, агымдагы ел башыннан Русиянең 19 төбәгендә талпан тешләүдән зыян күрүчеләрнең 100гә якын мөрәҗәгате теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга кимрәк. 50% диярлек очраклар Краснодар краенда һәм Кырымда теркәлгән.

Ведомствода талпан чакканда нишләргә кирәклеген искә төшерделәр: башта бөҗәкне махсус җайланма белән сак кына тартып чыгарырга, аннары аны банкага салырга яки бинтка тыгыз итеп төрергә. Патогеннар белән зарарлануны тикшерү өчен талпанны 72 сәгать эчендә илтеп тапшырырга кирәк.

Иң нәтиҗәле саклау чарасы булып талпан вируслы энцефалитына (КВЭ) каршы вакцинация тора, дип ассызыкладылар ведомствода.

"Төп схема: көзге-язгы чорда вакцинага бәйле рәвештә 1 айдан 7 айга кадәр интервал белән ике прививка ясату, аннары 5-12 айдан соң өченче прививка ясату. Ревакцинация – өч елга бер тапкыр. Вакцинация курсын эндемик ("Эндемик – әлеге бөҗәкнең даими яшәү/таралу зонасы дигәнне аңлата.  – Авт.) территориягә чыгарга ике атна кала тәмамларга кирәк", – диелә хәбәрдә.

Шулай ук индивидуаль саклау чаралары – репеллентлар, инсектоакарицид чаралар (Инсектоакарицид чаралар – бер үк вакытта зарарлы бөҗәкләрне (борча, чебен, черки) һәм талпаннарны юк итә торган химик яки биологик препаратлар. – Авт). һәм махсус саклагыч киемнәр куллану да мөһим роль уйный.

Чыганак: rg.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас