Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март , 09:14

Республиканың бер авылында котыру чире буенча карантин керткәннәр

Тиешле указга Радий Хәбиров кул куйган.

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Документтан күренүенчә, Ленин урамындагы шәхси  хуҗалык территориясе эпизоотик учак булып танылган. Колмәт авылының бөтен территориясе имин булмаган пункт итеп билгеләнгән.

Эпизоотик учак территориясендә авыру терлекләрне дәвалау, чит кешеләргә бару, терлекләрне кертү һәм чыгару, үлгән терлекләрнең тиресен алу тыела.

Авылда барлык сизгер терлекләрнең котыруына каршы вакцинация үткәреләчәк, сәламәт терлекләрне аерым тотуга күчерәчәкләр. Республиканың ветеринария буенча дәүләт комитетына авыруның килеп чыгу сәбәпләрен һәм чыганакларын ачыклау йөкләнде.

Законлы көченә кергән Указның үтәлешен контрольдә тоту БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка йөкләнгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас