Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 март , 09:36

Кайчан яз җитеп, карлар эри башлар?

Бүген иртән торуга суыткан...

Гүзәл затлар бәйрәменә республикада кышкы һава торышы өстенлек итәчәк. Синоптиклар март аена фаразларын җиткерде.

Башгидромет хәбәрләре буенча, мартның тәүге көннәрендә безне алдаткан җылы температурадан соң  республикага салкыннар киләчәк. Моңа инде үзегез инангансыздыр, бүген, мәсәлән, Уфа читендәге авыллларның берсендә иртән -15 градус салкын иде. Кайсыбер районнарда -20 градуска кадәр суыткан. Русия буйлап куәтле арктик һөҗүм көтелә, Башкортстанда, шул исәптә, һава температурасының язның тәүге аендагы гадәти температуралардан  2 градуска түбәнрәк булуы ихтимал. Моннан тыш, күпләп кар явуы да көтелә – кышын яумаган карлар мартта явачак.

“Фобос” үзәге метеорологлары март аеның тотрыксыз булуын хәбәр итә. Айның өченче декадасында янә салкыннар булуы ихтимал. Карлар эри башларлык язгы җылы һава торышы апрель башында гына көтелә.

Чыганак: i-gazeta.com

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас