Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 март , 10:36

Март башында нинди һава торышы көтелә?

Ниһаять, язга да аяк бастык. 

Язның тәүге көннәрендә җылы һава торышы көтелә.

Бүген, 2 мартта, төбәктә бераз кар явачак, урыны белән бозлы яңгыр явуы ихтимал. Юлларда бозлавык булачак, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына җепшек  кар ябышуы көтелә. Җил көньяктан, көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан  исә торган җилгә күчүчән. Һава температурасы +2, -3° градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 3 мартта, шулай ук җепшек кар явуы мөмкин, аерым районнарда күпләп кар явачак. Юлларда бозлавык, кар сырынтылары басуы, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы көтелә. Һава температурасы төнлә  – -3, -8°, көндез – +2, -3°.

Чәршәмбе көнне, 4 мартта, шулай ук кар явачак. Аерым районнарда бозлавык булуы ихтимал, юлларны кар сырынтылары басачак.

Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -5, -10°, көндез -3, -8°, төбәкнең көньяк-көнбатышында 0° градуска кадәр җылытачак.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас