Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 март , 13:23

Бу аю вакытыннан иртә уянган

Календарь буенча яз җитте шул...

"Башкортстан" милли паркының Телеграм-каналыннан.
Фото: "Башкортстан" милли паркының Телеграм-каналыннан.

“Башкортстан” милли паркы вакытыннан иртә уянып, кабан дуңгызларын ашатыр өчен тәгаенләнгән мәйданчыкка азык эзләп килгән аю фотосурәте белән уртаклашкан. Милли парк дирекциясендә ассызыклауларынча, бу сурәт былтыр ук төшерелгән.

Эш шунда:  җәнлекләрне ашату мәйданчыкларының берсендә кышын дуңгызлар артыннан күзәтер өчен видеокамера урнаштырганнар. Әмма язгы ташкын һәм яңгырлар яву сәбәпле,  тау елгалары, ярларыннан чыгып, бу урынга барып җитү мөмкин булмаган. Фотоауны җәен генә барып алганнар һәм фотосурәтне язга кадәр сакларга уйлаганнар.

“Кадрларда кабан дуңгызларын күрербез дип уйлаган идек, ә безгә фотосурәттән аю карап тора! Кужада (Кужа – елга. Авт.) аюлар күбрәк. Өннәреннән чыгу белән аюлар ач һәм агрессив булалар. Фотосурәттәге аюга бәхет елмайган – аны тыюлык хезмәткәрләреннән зур сый көтеп торган”, – дип сөйләгән  сак буенча директор урынбасары Инсур Рыскулов. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас