Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 февраль , 00:42

Telegram чыннан да эшләүдән туктаячакмы?

Бу сорау күпләрне борчый.

Telegram мессенджерын Русиядә апрельнең тәүге көннәрендә үк блокларга мөмкиннәр. Кремльгә якын РБК чыганаклары бу карарны ахыргы дип атады. Әмма бер искәрмә булачак.

Мессенджер махсус хәрби операция (СВО) уздыру зонасындагы Русия хәрби хезмәткәрләре өчен генә эшләячәк. Шуңа да карамастан, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсут Шадаев хәрбиләрне дә акрынлап башка платформаларга күчереп булачагына өмет белдерде.

 ФСБ хезмәтенең иҗтимагый элемтәләр үзәгендә СВО зонасында Telegram куллану Русия сугышчыларының гомерләренә күп тапкыр янаган, дип билгеләп үттеләр. ВСУ һәм Украина разведкасы мессенджердан мәгълүматны алу мөмкинлегенә ия. Алар кызыксындырган мәгълүматларны оператив рәвештә ала һәм хәрби максатларда куллана алалар.

РБК чыганаклары билгеләп үтүенчә, соңгы вакытта кешеләрне, шул исәптән балигъ булмаганнарны, хокукка каршы гамәлләр кылу өчен вербовкалау очраклары ешайды. Бу Телеграмны блоклау сәбәпләренең берсе булды.

Telegram-га керү мөмкинлеген 1 апрельдә ябарга мөмкиннәр, дип язды  17 февральдә Baza басмасы. Блоклау Instagram һәм Facebook белән охшашлык буенча башкарылачак дип көтелә (ике социаль челтәр дә Русиядә тыелган; алар meta компаниясенә карый, ул экстремистик дип танылган һәм РФдә тыелган).

"Кушымта [Telegram] мобиль челтәрләр аша да, стационар интернет-системалар аша да йөкләнмәячәк", – диелгән иде язмада.

Роскомнадзор апрельдә Telegram-ны блоклау турындагы мәгълүматны расламады һәм кире какмады.

“Ведомство бу мәсьәлә буенча элегрәк бастырылган мәгълүматка  берни өсти алмый", – дип белдерә Роскомнадзор. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас