Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 февраль , 00:40

Хәрбиләр өчен геномлы теркәү мәҗбүри булачак

Бу хакта закон кабул ителгән.

Ренат Таюпов.
Фото: Ренат Таюпов.

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта хәрбиләрне мәҗбүри геномлы теркәү  (Дәүләт геном теркәве – ДНКның закон белән билгеләнелә торган федераль мәгълүмат базасын булдыру өчен кешенең биологик материалын җыю, исәпкә алу, саклау һәм файдалану. – Авт.) турындагы канун кабул итте. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында хәбәр ителә.

Инициатива солдатлар, доброволецлар, контрактчылар, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучы Росгвардия хезмәткәрләре өчен геномлы теркәүне мәҗбүри итә.

Моннан тыш, махсус хәрби операция үткәрүне тәэмин итүче гражданнар һәм дәүләт хезмәткәрләре шулай ук ДНК-тест процедурасын узарга тиеш булачак.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас