Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 февраль , 12:41

Йөк машиналары бар юлдан да йөри алмаячак

Язын һәм җәен йөк машиналарының йөрүен чикләячәкләр.

https://www.bashinform.ru/
Фото: https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда язын һәм җәен йөк машиналарының йөрүен чикләячәкләр.

1 апрельдән төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юлларда авырлыгы 6 тоннадан артык булган йөк машиналарына йөрү тыела диелә Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров имзалаган карарда.

Җәй көне – 20 майдан 31 августка кадәр – һава температурасы 32 градустан артып китсә, зур йөк машиналары өчен юллар ябык булачак.

Кагыйдәләрнең үтәлешен үлчәү контроле пунктлары ярдәмендә күзәтәчәкләр.

Чикләүләргә төбәк әһәмиятендәге 41 һәм муниципальара 84 – барлыгы 125 юл участогы эләгә.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас