Бүген, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, хокук саклау органнары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты. Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Исегезгә төшерәбез, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов хөрмәтенә монументны 2022 елның октябрендә, Республика көнендә ачтылар. Аны 112нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашлар истәлегенә ясадылар.