Яңалыклар
20 Февраля , 11:41

Мартта Башкортстанда сиреналарны кабызачаклар

Моңа әзер торыгыз!

4 мартта Башкортстанда халыкка хәбәр итүнең төбәк системасын комплекслы тикшерү узачак. Сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр кабызылачак, шулай ук махсус хәбәрләрне трансляцияләү өчен теле-һәм радиоканалларны тотып алу оештырылачак.

Республика халкыннан тынычлык саклауны сорыйлар. Эфирда мондый мәгълүмат яңгыраячак: "Халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген тикшерү үткәрелә! Тынычлык саклавыгызны үтенәм!”

Чара РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 17 маендагы 769 санлы карары нигезендә үткәрелә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас