Илне яклаудан качу һәм тарихи дөреслекне бозуны профилактикалау турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткәннәр. Депутатлар тарихи вакыйгаларга карата төрле фикерләр турында бәхәсләшкән, ләкин документны бертавыштан кабул иткәннәр.
371 депутат бертавыштан риза булган.
Документ профилактика үткәрелә торган хокук бозулар исемлеген тулыландыра: гамәлдәгеләренә “Ватанны саклау бурычыннан качуларны кисәтү һәм булдырмау” һәм “тарихи дөреслекне бозуга каршы тору” өстәлә.
Пленар утырышта закон проектын тәкъдим иткән хәвефсезлек буенча комитет рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев төп закон 2016 елда кабул ителде, “ә бүген без сезнең белән бөтенләй башка чынбарлыкта яшибез”, дип билгеләгән. Вәлиев белдерүенчә, 2022 елдан башлап закон чыгаручылар җинаять законнарын камилләштерү белән актив шөгыльләнгәннәр, шул исәптән хәрби җинаятьләр өлешендә, шулай ук административ хокук бозулар кодексын өлешендә дә. Тарихи хакыйкатьне фальсификацияләү һәм тарихи фактларны бозу өчен җаваплылык турында маддәләр кабул ителде, дип өстәгән ул.
Чыганак: rbc.ru