Рәсми рәвештә Русиядә эше чикләнгән популяр мессенджер Телеграмны 1 апрельдә тулысынча блокларга мөмкиннәр. Платформаны блоклауның ихтимал датасын Baza Телеграм-каналы хәбәр итте.
“Кушымта [Telegram] мобиль челтәрләр аша да, стационар интернет-системалар аша да йөкләнмәячәк”, – дип язган язма авторлары.
Басма шуны да өсти: мессенджерның эшен туктату турындагы мәгълүматны берничә ведомство вәкилләре раслаган. Telegram-га керү мөмкинлеген Instagram һәм Facebook (ике социаль челтәр дә Русиядә тыелган; Мeta компаниясенә карый, ул экстремистик дип танылган һәм РФда тыелган) очракларындагы кебек ябачаклар, дип көтелә.
Роскомнадзорда (РКН) исә сервисның тулысынча блоклавы турындагы хәбәрне расламаганнар. РКНның матбугат хезмәтендә ведомство мессенджер эше буенча “элек бастырылган мәгълүматка берни өсти алмый”, дип белдергәннәр.
Русиядә Telegram-ны тулысынча блоклау турындагы хәбәрләргә комментарий бирделәр
Шулай да Русиядә Telegram-ны тулысынча блоклау ихтималы бик аз, диләр. Дәүләт Думасы депутаты Александр Ющенко мессенджерга керү мөмкинлеген ябу мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде. Ул Роскомнадзорның Telegram эшен чикләү турындагы хәбәрләреннән соң компания хакимияте Русия властьлары белән диалогка ризалашуын белдерде.
“Мин бу мессенджерны блоклауның сәяси дә, технологик максатын да күрмим. Бу сервистан бик күп кеше файдалана”, – дип белдерә Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары.
Ющенко мессенджерның РКН таләбе буенча Русиядә тыелган төркемнәр һәм каналларны җуйдыру буенча зур эш эшләвен дә өстәде, бу да үз чиратында уңай сигнал булып тора.
Telegram тәүлек эчендә йөзләрчә мең канал һәм төркемнәрне блоклаган
Telegram платформасы хакимияте бер тәүлек эчендә йөзләрчә мең каналлар һәм төркемнәрне блоклаган. Бу хакта компания сайтында язып чыкканнар.
15 февралҗдә генә мессенджер тыелган контентлы 235 меңнән артык төркем һәм каналларны блоклаган. Алар арасында порнография һәм экстремизм/террорчылык турындагы идеяләрне тарату белән шөгыльләнгән каналлар да булуы билгеле.
Чыганак: lenta.ru