Район хуҗалыкларында еллык хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы узган шимбә көнне Тайняш авылында булды.
Районыбызның алдынгы хуҗалыкларың берсе – “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы уңганнарының 2025 елгы хуҗалык елын йомгаклау, агымдагысына максатлар билгеләүгә бәйле бу җыелыш авыл мәдәният йортында узды. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыф идарәсе рәисә Фәргать Фәрит улы Ваһапов, Тайняш авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков катнашты.
Җыелышны 20 ел дәвамында хуҗалыкта җитәкчелек иткән тырыш хезмәткәр, төпле белемле оештыручы, үзе артыннан уңышларга әйди белүче, зур казанышлар яуларга рухландыручы Русия Федерациясенең һәм Башкорстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов ачып, кооперативның узган еллардагы эшчәнлек йомгакларына җентекле анализ ясады.
Тулырак: алдагы санда Сөт һәм ит җитештерү күләмнәренең елдан-ел артуы сөендерә, заманча авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар сатып алына, яңа фермалар төзелә. Сөт җитештерүне үстерүгә күп көч һәм хезмәт куела – узган елда ул 25 мең тоннадан артык җитештерелгән.
Болар артында, әлбәттә, җитәкченең оештыра белү, рухландыру сәләте дә, кайгыртучанлыгы да, эшчәнлекне төпле белүе дә, хезмәт кешеләре белән гади аралаша белеп, уртак тел табып оештыруы да ятуы бәхәссез. Бүген хуҗалыкта районда иң күп диярлек сыер маллары асрала. Табигый, югары күрсәткечләргә ирешү өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Биредә бүген һәр авылда заманча мал торлаклары төзелеп, алар иң алдынгы җиһаз-корылмалар белән тәэмин ителә, сыйфатлы мал азыгы саклау базлары торышына сокланып карап торырлык. Әлбәттә, тудырылган эш шартлары, хезмәткә түләү һәм эшчәннәр, белгечләр турында хәстәрлек тә – биредә иң югарылардан. Бу хуҗалыкта уртача хезмәт хакы күләмнәре хәтта вахта ысулы белән читтә эшләүчеләрне дә көнләштерерлек.
“Герой”дагы заманча техника төрләре дә районда бик сирәк хуҗалыкларда бар, аларны һәрчак тулыландырып торулары да эшчәнлекне югары биеклекләргә күтәрүгә ярдәм итә. Гомумән, Фәргать Фәрит улы кул астындагы үзгәрешләрне санап китәр өчен генә дә шактый гәзит мәйданы таләп ителер иде. Җитештерү эшчәнлеген күтәрү белән беррәттән ул җитәкләгән хуҗалык идарәсе авыллар инфраструктурасын күтәрүгә, төзү-төзекләндерү, халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәрүгә дә лаеклы өлеш кертә. Алга таба хуҗалык зур планнар белән яши һәм бу үсешне тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Идарә рәисе биредә хезмәт салучы уңганнарның күрсәткечләрен, тырышлыкларын билгеләп, һәркайсын мактап телгә алды, берсен дә читтә калдырмаска тырышты. Фәргать Фәрит улы аларның һәркайсы һәр тармакта үз бурычларын яхшы белеп башкаруын белдерде һәм киләчәктә дә куелган максатларны шулай бергәләшеп үтәргә, сынатмаска чакырды.
Артабан баш белгечләр үз тармакларындагы эшчәнлек буенча чыгыш ясап, хисап тоттылар.
Чара барышында хуҗалыкта хәвефсезлек һәм иминлеккә кагылышлы темага аеруча зур игътибар юнәлтелде. Илмира Наил кызы Садыйкова коллективларда эш урыннарында хәвефсезлек агыйдәләрен үтәү, хәвефсезлек чараларын тиешенчә куллану турында сөйләде.
Тайняш урта мәктәбе директоры Илзида Назыйм кызы Башмакова чыгышында кооперативның авыл тормышының һәр өлкәсендә зур таяныч булып торуын ассызыклап, аңа һәрчак уңышлар юлдаш булуын теләде. Ул шулай ук мәктәптә агро-сыйныфлар ачылуын һәм мәктәптә һөнәри белем бирү буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җыелышка йомгак ясап, геройлыларның эшчәнлеге районыбызның да, республикабызның да йөзе булуын зур горурлык белән билгеләп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм хуҗалык алдынгыларын бүләкләде.
Муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталарына хуҗалыкның тракторчы-машинисты Айрат Суфиян улы Эрназаров, кладовойчы Флүр Риф улы Якупов лаек булды.
Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән ашлыкны саклау һәм эшкәртү процессы операторы Азат Әнис улы Сабиров, мал караучы Жәмшид Хөррәм улы Эшов, сөтне сепаратлаучы Гөлназ Ивдәт кызы Йосыпова бүләкләнде.
Җыелыш ахырында 2025нче хуҗалык елының идарә һәм күзәтчелек советының отчётлары расланды, агымдагы елга эшчәнлек планы кабул ителде, финанс-икътисад планы расланды.
Автор фотолары